Татарстан Рәисе Лениногорск балалар йортында биолаборатория һәм чәй фабрикасын карады

Татарстан Рәисе Рөстәм МиңнехановЛениногорск балалар йортында булды.

Учреждениене 1995 елда 1 нче интернат мәктәпнең йокы корпусы базасында ачалар. Бүгенге көндә биредә уңайлы һәм заманча шартларда биш тәрбия төркемендә 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге 37 бала яши һәм үсә. 2023 елда балалар өчен микроклонлаштыру ысулы белән чыгарылган агачлар һәм декоратив үсемлекләр үстерү буенча биолаборатория ачылган.

Рөстәм Миңнеханов балалар тикшеренү һәм практик эшчәнлек белән шөгыльләнүче лабораторияләрне карады. Әзер үсентеләрне соңыннан республиканың көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен яшелләндергәндә кулланалар.

Быел балалар йорты бинасында фойеда, төп бинаның беренче катындагы санитария-гигиена төеннәрендә, дүртенче һәм бишенче тәрбия төркемнәрендә капиталь ремонт үткәрелгән. Адаптация мәйданчыгы булган ел әйләнәсе эшли торган теплица төзелгән.

Шулай ук учреждениедә «Балалар чәй фабрикасы» лабораториясе эшли. Татарстан Рәисенә эшнең төп технологик процессын күрсәттеләр: яфракларны һәм үләннәрне киптерү һәм ферментацияләү, аннары әзер продукцияне ваклау һәм төргәкләү.

Бүгенге көндә үлән чәйләренең ассортиментында 20дән артык төр бар. Лениногорск районының элеккеге Никонор утарының экологик чиста территориясендә балалар үзләре яфрак һәм җиләк җыялар.

Визиты ахырында Рөстәм Миңнеханов тәрбияләнүчеләр белән истәлеккә дип фотога төште.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре