Газетага язылу

Татарстан Рәисе Россия-Әмирлекләр эшлекле советы рәисе Александр Винокуров белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында «Марафон» инвестицион төркеме президенты, Россия-Әмирлекләр эшлекле советы рәисе Александр Винокуров белән очрашты.

«Марафон» инвестиция компаниясенең төп эшчәнлеге - ваклап сату, фармацевтика, куллану товарлары җитештерү (FMCG), авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендәге активларны үстерү.

Компания «Магнит»ның иң эре акционеры булып тора, ул сәүдә мәйданнары саны буенча Россиядә беренче урында һәм Россиянең иң эре 10 компаниясе исемлегенә керә. Бүген Татарстанда 982 сәүдә ноктасы, шулай ук ваклап сату челтәренең бер бүлү үзәге эшли. Бу объектларда 8,5 мең татарстанлы эшли. Моннан тыш, җирле җитештерүчеләр белән эш җайга салынган: бүген челтәр кибетләрендә Татарстанның 112 товар китерүче продукциясе тәкъдим ителгән.

Быелның июнендә Александр Винокуров Россия-Әмирлекләр эшлекле советын җитәкләде. Ул Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында ике яклы икътисадый һәм эшлекле хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Шул исәптән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия бизнесын алга җибәрү, инвестицияләр җәлеп итү, экспортны арттыру һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга актив ярдәм итә. Ул республика делегацияләренең Инвестицион форумда, халыкара кораллар күргәзмәсендә даими катнашуын искәртте. Әйдәп баручы Әмирлекләр компанияләре: дөньякүләм танылган EMAAR, Tawazun холдингы һәм башкалар белән эш җайга салынган.

Үз чиратында БГӘ делегациясе ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнаша.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә җибәрергә мөмкин булган продукция номенклатурасы киң. Бу автомобильләр, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиянең ислам дөньясы белән багланышлары зур мөмкинлекләр ача. "Бу Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка гарәп илләреннән инвестицион капитал җәлеп итү өчен платформа булырга мөмкин. Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең сәнәгать/граждан электроникасы һәм микроэлектроника, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кооперация мөмкинлекләрен өйрәнергә мөмкин", - дип ассызыклады ул.

«Россия-Әмирлекләр эшлекле советы белән республикабызның икътисадый проектларына Әмирлекләр инвестицияләрен җәлеп итү, югары технологияләр, төзелеш, инфраструктура проектлары өлкәсендә, шулай ук фән, мәгариф, мәдәният, спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өлешендә эшләргә әзер», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре