Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексей Михеев белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Михеев белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.

Россия Президентың гражданнар һәм оешмалары мөрәҗәгатьләре белән эшләре идарәсе 23-27 июнь аралыгында Татарстан Рәисе администрациясендә, республиканың кайбер министрлыкларында һәм районнарда контрольлек чаралары уздырган. Әлеге эш кысасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законны куллану тәҗрибәсе өйрәнелгән.
Контрольлек чараларына Алексей Михеев җитәкчелек иткән. Ул Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәсе барышында республика хакимият органнары һәм җирле үзидарә эшчәнлегенә югары бәя биргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре