Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә сәфәр кыла. Халыкара аэропортта аны Россиянең бу илдәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләте илчесе Наил Латыйпов, җирле энергетика корпорациясе җитәкчесе Дато Даинг каршы алды.
Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Куала-Лампурда берничә эшлекле очрашу уздырачак, Малайзиянең хәләл индустрия белән шөгыльләнүче корпорациясен барып күрәчәк, бу илнең авыл хуҗалыгы тармагы белән танышачак.
Малайзиядә төп тармаклар булып электрон һәм электротехник продукцияләр җитештерү, химия, азык-төлек, резин техникасы сәнәгате, металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы юнәлешләре санала. Малайзия – эчке тулаем продуктның тотрыклы үсеше буенча дөнья лидерларыннан санала. Көньяк-көнчыгыш төбәктә нефть һәм сыекландырылган табигый газны иң күп экспортлаучы илләрнең берсе. Электрон чиплар җитештерү буенча дөньяда беренче урында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез