Татарстан Рәисе Түбән Камада «СИБУРИНТЕХ-НК" уку үзәген ачуда катнашты

Бүген Түбән Камада «СИБУРИНТЕХ-НК» инженер-техник экспертиза үсеше уку үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов һәм башкалар катнашты.

Үзәк Түбән Кама химия-технология институтының (НХТИ) яңа кампусы кысаларында төзелде һәм нефть-газ химиясе тармагы өчен мәгариф инфраструктурасының мөһим өлешенә әверелде.

«СИБУРИНТЕХ-НК»га 42 заманча җиһазландырылган уку аудиториясе, 5 урам полигоны, 47 стенд һәм тренажер керә. Үзәк елына 17 мең кешене укытуга һәм яңадан әзерләүгә исәпләнгән, шул исәптән 2000 студент һәм 1500 укучы. СИБУРның проектка инвестицияләр күләме якынча 1,8 млрд сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "СИБУРИНТЕХ-НК" республиканың нефть химиясе тармагы предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү буенча мөһим үзәккә әвереләчәк. "Инде хәзер 11 юнәлеш буенча 95 программа әзерләнгән. Бүген республикада нефть химиясе өлкәсендә берничә эре проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән гексен заводы төзелеше дә. Бу җитештерүләр өчен әзерлекле югары класслы белгечләр кирәк", - диде Татарстан Рәисе.

«СИБУР» ҖЧҖ идарәсе рәисе һәм генераль директоры Михаил Карисалов билгеләп үткәнчә, әлеге мәгариф комплексы илнең бөтен нефть, газ, химия тармагы файдасына эшләячәк. "Проектны 2,5 ел эчендә гамәлгә ашырдык. Уку үзәге тармакның дистәләгән предприятиеләрендә эшләячәк. Партнерларыбызга - Түбән Кама химия-технология институтына - уртак эшебез өчен зур рәхмәт», - диде ул.

Уку-укыту программалары нигезендә - гамәли юнәлешле якын килү, анда 80% практик дәресләр тәшкил итә. Лабораторияләрне җиһазландырганда, гамәлдәге ректификация колоннасын да кертеп, уникаль технологияләр кулланылган. Россиядә җитештерелгән җайланмалар өлеше 96%ка җитә. Үзәк НХТИ белем бирү процессына тулысынча интеграцияләнгән, ә аның урам полигоннары «Түбән Кама Нефтехим»территориясендә урнашкан.

Бу инде компаниянең икенче шундый үзәге - беренчесе 2019 елда Тобольскта ачылган иде. Проект инженер-техник һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм Идел буе нефть химиясе кластерын үстерү өчен кадрлар резервы булдыруга юнәлдерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре