Татарстан Рәисе: VK - IT-индустрия лидерларының берсе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВК» ҖЧҖ (Вконтакте) генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты. Очрашу ПМЭФ кырларында узды.

"Бүген мөһим юнәлешләрнең берсе – үзебезнең цифрлы хәл ителешләрне кертү, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында. Бүген без чит ил почта серверын үзебезнең ил хәл ителеше белән алмаштыру буенча әзерлек эшләре алып барабыз. Моның өчен IT-индустрия лидерлары белән тыгыз элемтәне җайга салу мөһим, шуларның берсе - VK компаниясе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Кириенко билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген цифрлы хәл ителешләрне үстерү өлкәсендә алдынгы регионнар рәтендә. "Сезгә ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм Казанда узачак VK-фестка чакырам«, - диде "ВК" ҖЧҖ генераль директоры.

Очрашу барышында яклар дәүләт хезмәткәрләре өчен үзебезнең почта сервисын кертү мөмкинлеге, мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү проектын сынауны оештыру, кадрларның электрон документ әйләнешен автоматлаштыруның иң яхшы практикаларын тиражлау турында фикер алыштылар.

VK - кулланучылар саны буенча иң эре Россия технологик компаниясе, ул социаль челтәрләрне, коммуникация сервисларын, уеннарны, мәгарифне һәм башка бик күп нәрсәләрне берләштерә. VK 200дән артык продукт һәм сервис эшли, алардан рунет аудиториясенең 95%тан артыгы файдалана. Компания кулланучылар һәм контент сервислары тирәсендә бизнес төзи. VK продуктлары кешеләргә аралашырга, күңел ачарга һәм өйрәнергә мөмкинлек бирә. VK бизнесны цифрлаштыру өчен хәл ителешләр булдыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре