Татарстан Рәисен сайлауга бюллетень формасы расланды. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.
14 сентябрь – Бердәм сайлау көненә кадәр бер айдан да азрак вакыт калды. Билгеле булганча, бу көнне республикада Татарстан Рәисен сайлау, 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау узачак. Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Рәисен сайлауга бюллетень формасын расладылар.
– Сайлау бюллетене – бөтен сайлау кампаниясенең иң төп документларыннан берсе. Анда кандидатларның исеме, биографиясе турында кыскача мәгълүмат бар. Бердәм тавыш бирү көне Татарстанда мөмкин кадәр ачык, оешкан төстә һәм закон нигезендә үтсен өчен бөтен көчебезне куячакбыз, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Моңа кадәр республиканың Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауда бюллетеньнәр санын раслаган иде. Алар – 2 923 100 данә. Шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен – 93 900 данә. Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә басылачак.
Тавыш бирү көнен көткәндә, Татарстанда «Информ УИК» проекты эшли башлады. Аның кысасында сайлау комиссияләре әгъзалары һәм волонтерлары халыкка көз көне булачак сайлаулар һәм сайлаучыларның хокуклары турында мәгълүмат җиткерә.
Республикада «Мобиль сайлаучы» хезмәте дә эшли. Ул теркәлү урыныннан читтә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итә. Муниципаль сайлауларда гына «Мобиль сайлаучы» кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге каралмаган. Яшәү (тору) урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ бүлекчәләре яки республиканың территориаль сайлау комиссияләре аша тапшырырга мөмкин. 3–10 сентябрьдә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә дә булачак.
Сайлау көнне барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Татарстанда Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез