Татарстан Рәисен сайлауны 14 сентябрьдә уздыру күздә тотыла

Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау планлаштырыла. Бүген Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында сайлау билгеләү турында карар проектын хупладылар. Карар парламентның якындагы утырышында кабул ителәчәк.

Быел сентябрь аенда Татарстан Рәисенең вәкаләтләренең срогы чыга, дип искәртте парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
“Федераль закон һәм Татарстан Сайлау кодексы нигезендә, республика дәүләт хакимияте органнарына сайлауда тавыш бирү көне булып бу органнар вәкаләтләренең срогы чыккан елның сентябрь аендагы икенче якшәмбесе тора”, – дип аңлатып үткән ул.

Хәбибуллин искәрткәнчә, Татарстан Конституциясе һәм Сайлау кодексы нигезендә, республика Рәисен сайлауны Дәүләт Советы билгели. Аның әйтүенчә, закон нигезендә, сайлау билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр күп дигәндә 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта – 5-15 июньдә.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә республика Рәисен, вәкиллекле җирле үзидарә органнарына 7,5 меңнән артыграк депутат һәм Дәүләт Советына бер депутат сайланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре