Газетага язылу

Татарстан Рәисенә бүләк тапшырдылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча узган чемпионатны ябу тантанасында “Принципларга тугрылык өчен” күкрәккә тагу билгесе белән бүләкләнде.

Бүләкне һәм грамотаны аңа Россия Федерациясе оборона министры статс-секретаре – министр урынбасары, “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева тапшырды.
“Абилимпикс” икенче ел рәттән Татарстанда үткәрелде. Бу вакыйга икенче тапкыр шундый матур һәм оешкан төстә узды. Аны оештыруы һәм ветераннарыбызга ярдәме өчен, бик зур кызыксынуы, мәрхәмәтлелеге өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез.  Рөстәм Нургалиевич, Сезгә бүләк – “Ватанны саклаучылар” фондыннан югары лига значогы тапшырырга рөхсәт итегез. Һәрвакыт безнең белән булган өчен”, – дип  Татарстан Рәисенә рәхмәт белдерде Цивилева.
Инде хәбәр ителгәнчә, “Казан Экспо”да узган чемпионатта  федерациянең 86 субъектыннан 600дән артыграк ветеран, массажист һәм малярдан алып, пилотсыз очкыч операторына кадәр, 21 компетенция буенча көч сынашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре