Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча хезмәттәшлек итәчәк

Kazan Digital Week халыкара форумы барышында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Новосибирск өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты арасында килешү имзаланды. Бу хакта республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документны Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм Новосибирск өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Роман Шилохвостов имзалаган.

Килешү, аерым алганда, практика бүлешүне күздә тота: җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча хезмәттәшләрнең уңышлы эш тәҗрибәсен кертү күздә тотыла.

Документта хокукый хезмәттәшлек турында да сүз бара: суд практикасы һәм законнардагы яңалыклар турында мәгълүмат алмашу, норматив хокукый актлар проектларын бергәләп эшләү.

Мәгариф эшчәнлеге дә телгә алынган: экспертлар җәмгыяте өчен уртак конференцияләр, семинарлар һәм киңәшмәләр оештыру һәм уздыру.

Килешү шулай ук актуаль бурычларны һәм җир-мөлкәт өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүне дә күздә тота.

Әлеге документны имзалау һөнәри диалог өчен яңа перспективалар ача, законнарны куллану алымнарын унификацияләргә мөмкинлек бирә һәм ике төбәкнең дә икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә гомуми бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итәчәк, диделәр республика министрлыгында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре