Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бохара шәһәренә (Үзбәкстан Республикасы) килде.
Визит барышында республика Рәисе «Бохара сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы төзелеше мәйданчыгында булачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов өлкә хокимы белән очрашырга һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышырга планлаштыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез