1 августта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү өчен тапшырылган барлык документларны тикшергәч, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) вазыйфасына ике кандидатны – Рөстәм Миңнехановны һәм Виталий Смирновны теркәде.
“Эш төркеме сәяси партияләрнең Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатларны тәкъдим итү тәртибенең Татарстан Сайлау кодексына туры килү-килмәвен тикшерде. Кандидатларны теркәү өчен кирәкле документлар, шул исәптән муниципаль депутатлар имзалары белән кандидатларны хуплау кәгазьләре, өч кандидатура (берсенә, үзен сайлау очрагында, Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре биреләчәк) турында мәгълүматлар тикшерелде. Үзәк сайлау комиссиясе тикшерү йомгаклары буенча тапшырылган барлык документларның Татарстан Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләде”, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Рөстәм Нургали улы Миңнехановны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге, Виталий Николаевич Смирновны “Российская партия пенсионеров за социальную справедливость” сәяси партиясе Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) вазыйфасына кандидатлар сыйфатында тәкъдим иткән.
Утырыш барышында билгеләнгән үрнәктә кандидатлар таныклыклары тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Рәисен сайлау 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез