Иртәгә, 17 октябрьдә Татарстанда кабат һава торышы начараю көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада урыны белән, шул исәптән Казанда, томан төшә. Моннан тыш, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Моңарчы синоптиклар атмосфера фронтлары Татарстанга атна уртасына яңгыр һәм җепшек кар алып килә, дип сөйләде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын салкыннар килү сәбәпле сак булырга чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез