Татарстан спортчылары стендка ату буенча чемпионнар булды

Татарстан спортчылары Илья Кушагин һәм Елизавета Евграфова Әзербайҗанда БДБ илләре Уеннарында «катнаш парлар, скит» дисциплинасында стендка ату буенча ярышларда җиңү яуладылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында хәбәр иттеләр.

- Финалда Илья һәм Елизавета Казахстан Республикасыннан үз көндәшләрен 6-0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Өченче урынны ярышларның хуҗа командасы алды, - дип хәбәр итә Россиянең Атыш берлеге.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре