Газетага язылу
  • Фото: Медиа.КФУ

Татарстан «Студентлар лига»сының 30-еллыгы белгеләп үтелде

Татарстан «Студентлар лига»сының 30-еллыгы белгеләп үтелде
Медиа.КФУ

27 мартта «УНИКС» концертлар залында Татарстан «Студентлар лига»сының 30-еллыгына багышланган чара узды.

 27 мартта «УНИКС» концертлар залында Татарстан «Студентлар лига»сының 30-еллыгына багышланган чара узды. Гала-концерт спорт матчы форматында оештырылган: махсус хәбәрче Альберт Хуҗиәхмәтов экраннар аша оешма җитәкчеләренең эшчәнлек елларын йөгерү дистанциясенә тиңләп «Студентлар лига»сының тарихы белән таныштырды. Һәр чакрым – «Студентлар лига»сы үсешендә зур роль уйнаган чор.

 «Студентлар лига»сы 1996 елдан эшләп килә. 1998 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар Советы һәм «Студентлар лига»сы арасында студентлар үзидарәсен үстерүдә хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү төзелә. Оешманың беренче Президенты Ариф Межведилов була.

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Студентлар лига»сының студентларны берләштереп торучы зур көч булуын ассызыклады. «Инде 30 ел әлеге иҗтимагый оешма студентларның кызыксынуларын яклап кына калмый, ә яшьләр эшләре буенча проектларны дәүләт күләмендә чынга ашыруда ышанычлы партнер да булып тора – бу безнең илдә үзенчәлекле тәҗрибә», – диде ул һәм оешманы нигезләүчеләргә зур рәхмәт белдерде.

 «Студентлар лига»сы эшчәнлеге нәтиҗәсендә студентлар отряды штабы, яшьләр иҗтимагый палатасы, транспорт гранты булдырылган һәм башка күп кенә масштаблы чаралар оештырылган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын җиткерде. «Татарстан Республикасының әйдәп баручы оешмаларының берсе булган «Студентлар лига»сын 30-еллык юбилее белән котлыйм. Бүгенге көндә «Студентлар лига»сы 240 меңнән артык максатчан яшьләрне берләштерә. Өч дистә ел эчендә оешма зур юл үтте, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда, кадрлар, лидерлар һәм профессионаллар әзерләүдә республиканың ышанычлы партнеры булды. «Студентлар лига»сының күп кенә актив катнашучылары бүген икътисад, идарә һәм башка өлкәләрдә хезмәт куя», – диелгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрендә.

«Өч югары уку йортының инициативасыннан башланган оешма бүген үз эченә 120 көллият, 45тән артык югары уку йортын ала. Тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә без фильм төшерү, журнал чыгару, шундый зур чара оештыруга ирештек», – дип «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов командасына һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде.

Гала-концертта республиканың алдынгы студентлар иҗат коллективлары чыгыш ясады. Оешманың тәрбия эшләре буенча проректорлар Советы һәм төрле еллардагы президентлары студентларга музыкаль номер бүләк иттеләр. Оешма үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ахырда чараның хедлайнеры – татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин чыгыш ясады.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре