Чаллы клиник онкология диспансерының радиология бүлеге табиблары 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранын уңышлы дәвалаган. Бу хакта “Татар-информ” Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Мөхтәсим Фарукшинның колагында һәм баш артында тән тиресе рагы тапканнар. Радиология бүлеге мөдире Ришат Котдусов әйтүенчә, чир, шактый агрессив булуына карамастан, метастазлар җибәрергә өлгермәгән.
“Яман шешкә төп-төгәл төбәлеп, сәламәт тукымаларга зыян салмый торган йомшаграк тәэсирле рентген терапиясен сайлап алдык. Мондый яшьтәге сырхау өчен иң кулай ысул бу”, – дип сөйләп үткән доктор.
Баш табиб Алмаз Хаҗиев билгеләп үткәнчә, заманча дәвалау ысуллары, якыннары сырхауга карата игътибарлы мөнәсәбәттә булганда, хәтта бик өлкән яшьтә дә авыруны җиңү мөмкинлеге бирә.
Мөхтәсим Фарукшин 23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә дөньяга килгән. Үсмерлек чорында ук фронтка киткән. Корсак куышлыгына снаряд кыйпылчы эләгеп, бик каты яраланган.
“Мин беркайчан да зарланмыйм, биредә табиблар бик ягымлы. Күзләрем начаррак күрә, колагым бераз авырта – башкалары барысы да әйбәт”, – ди ветеран-разведчик.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез