Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекологлары 32 яшьлек хатын-кызның күкәйлегеннән бик зур шешләр алган. Бу хакта “Татар-информ” хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Лаеш районында яшәүче әлеге хатын-кызның корсагы ике ай эчендә бик зур булып үскән. Табиблар, УЗИ үткәреп, аның күкәйлекләрендә гаять зур шеш тапканнар. Алар шундук операция ясарга карар иткәннәр.
РКБның гинекология бүлеге мөдире Михаил Кацюба һәм акушер-гинеколог Роза Тураева сырхауның күкәйлекләреннән 30х20 см һәм 15х10 см үлчәмендәге ике гигант шешне алган.
“Сырхау палатага чыгарылды инде. Үзен әйбәт хис итә, – дип сөйләп үткәннәр медицина оешмасының матбугат хезмәтендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез