Казан хастаханәсенең реанимация бүлеге табиблары Чаллыда атаклы мунча бизнесы хуҗалары – ирле-хатынлы Смирновларның 16 яшьлек улын үлем тырнагыннан йолып калу өчен көрәшә. Бу хакта үсмернең әти-әнисе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.
Эшмәкәрләр әйтүенчә, аларның улын машина бәрдергән. Үсмернең баш сөяге бик каты җәрәхәтләнгән. Медиклар аны ясалма комага керткән. Бичара инде тугыз көн буе аңсыз ята.
“23 июньнән аны әкренләп кенә уята башладылар. Ничек һәм кайчан уянасын беркем дә әйтә алмый. Алда безне озын-озак реабилитация процессы көтә”, – дип язган һәм мөмкин булганча ярдәм кул сузуны сораган алар.
Булышырга теләүчеләр үсмернең әти-әнисе белән +7(965)625-80-05 телефоны аша элемтәгә керә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез