Татарстан табиблары бер туташның аналыгы эчендә тагын бер аналык үсүен ачыклаганнар

Республика клиник хастаханәсе табиблары бер туташның аналыгы эчендә тагын бер аналык үсүен ачыклаганнар. Бу хакта “Татар-информ” хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Кыз 14 яшьтән беркем аңлата алмаган авыртудан интеккән. Табиблар ашказанында гастрит, җәрәхәт, бөерләрендә таш дип уйлаган, әмма тикшеренүләр бу чирләрнең берсен дә расламаган. Чираттагы өянәгеннән соң 5 ел узгач, кызны “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә китергәннәр. Район үзәк хастаханәсендә тикшеренү нәтиҗәләре буенча миома, киста, ике тармаклы аналык кебек диагнозлар куйганнар. Алга таба тикшерү һәм дәвалау өчен сырхауны республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Биредә исә авырту сәбәбенең бик сирәк очрый торган чиргә бәйле булуын ачыклаганнар.

“РКБ табиблары бик төгәл УЗИ ярдәмендә хатын-кызның АКУМ аналыгына ия булуын билгеләгән. Аналык эчендә тагын бер аналык үсүне аңлата бу”, – дип билгеләп үтелгән клиниканың матбугат хезмәтеннән.
Гинекологлар лапароскопия ысулы белән 2 сәгать эчендә шешны алган. Туташ, берничә көннән соң, савыгып, өенә кайтарып җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре