Газетага язылу

Татарстан табиблары биюченең балет вакытында җәрәхәтләнгән бармагын саклап калган

Бүген биюче Вагнер Ковальоны республика клиник хастаханәсеннән чыгарганнар. Ул классик балет буенча Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара фестивальдә "Спартак" балеты вакытында җәрәхәтләнгән.

“Татар-информ” язганча, биюче спектакльдә кулланылган бутафор коралыннан зыян күргән. Артистны уң кулының бармагы нык җәрәхәтләнгән хәлдә театрдан “Ашыгыч ярдәм” машинасында республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Шул ук кичтә аңа операция ясаганнар.
“Микрохирурглар биюченең бармагын саклап калуга иреште. Ул әйбәт хәлдә хастаханәдән чыгарылды. Әмма табиблар күзәтүендә булачак әле”, – дип хәбәр ителгән агентлыкка РКБның матбугат хезмәтеннән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре