Татарстан табиблары эчәкләренә зыян килү сәбәпле ашый алмаучы ир-атны үлемнән алып калган

Республика клиник хастаханәсе табиблары эчәкләрендә кан әйләнеше бозылу сәбәпле тамагыннан ризык үтмәгәнлектән 30 килога ябыккан ир-атны үлемнән йолып калган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Казанда яшәүче 44 яшьлек ир-атның эче бик нык авырткан, олы йомышын үтәүдә кыенлыклар барлыкка килгән. Әле узган елда гына яман шештән котылганлыктан, бу юлы шундук тикшеренә башлаган. Бер хастаханәдә  сукыр эчәгесен алганнар.
Ләкин хәле яхшырмаган. Сыек әйберләр белән генә туклануга күчәргә, хәлсезлектән, башлыча ятып кына торырга мәҗбүр булган. Каты ризык организмында үзләштерелмәгән, аз гына хәрәкәтләнү дә сулышы кысылуга, хәлсезлеккә китергән.
Сырхау 17 сентябрьдә республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Медиклар башта панкреатиттан шикләнсә, тикшерү барышында чир сәбәбенең эчәкләрдә кан әйләнеше начар булуга бәйле икәнлеген ачыклаган: холестерин төерчекләре эчәктәге артерияне каплаган. Гадәттә мондый очракларда хирурглар рентген ярдәмендә стент урнаштыра. Артериянең тулысынча каплануы сәбәпле, рентген-хирурглар аның аша “үтә” алмаган. Канның “урау” юллары – коллатеральләр барлыкка килү нәтиҗәсендә генә ир-атның эчәкләре көч-хәл белән генә эшләвен дәвам иткән. Алар эчәкләрне кан белән тәэмин итеп торган.

Ир-атны кан тамырлары бүлегенә күчереп, хирурглар биредә аңа ясалма артерия урнаштырган. Бүлек мөдире Рифкат Нуретдинов һәм кан тамырлары хирургы Михаил Андреев сырхауның аортасыннан зыян килгән артериясенә кадәр полимер протез тегеп, ябык артериядә кан әйләнешен торгызган. 

Сырхау операциядән соң икенче тәүлек китүгә ашый башлаган. Хәзер аңа, гәүдә авырлыгын җыеп, аякка басарга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре