Газетага язылу

Татарстан табиблары йөкле хатын-кызны үлемнән коткарган: аның бөерендәге шеше шартлаган

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары бөерендәге шеше шартлаган йөкле хатын-кызны үлем тырнагыннан йолып калган.

Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. Хатын-кызның 22 атналык көмәне булган. Кинәт эче нык авыртып, авыртуга чыдый алмыйча, аңын җуя башлаган. Булачак ана РКБда УЗИ аппараты ярдәмендә тикшерү узган.

Табиб хатын-кызның бөерендә шеш шәйләгән. Ә инде МРТ тикшеренүе шешнең шартлавын күрсәткән. Аңа кичекмәстән операция кирәк булуы ачыкланган. Медиклар, көмәнне дә, бөерне дә саклаган хәлдә, шешне  генә алырга карар кылган. 2 нче урология бүлеге мөдире Михаил Ульянин, табиб-хирурглар Искәндәр Хөснуллин һәм Вера Суслова белән бергә 2 сәгать чамасы шешне бөердән аерган.

Операция барышында хатын-кызның һәм карынындагы сабыеның сәламәтлеген анестизиолог-реаниматолог Светлана Булашова һәм РКБның Перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Нигъмәтуллина күзәткән. Операция уңышлы узган. Гистология анализы башта яман шеш булуын күрсәткән. Татарстанның республика клиник онкология диспансерында өстәмә тикшеренүдән соң онкология расланмаган. Соңыннан хатын-кыз 3700 грамм авырлыктагы сәламәт малай тапкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре