Һәлак булучылар арасында биш бала да. Мондый мәгълүматларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында әйттеләр.
Моннан тыш, 2026 елның беренче кварталында тимер юллардагы юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күрүе теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең өчесе һәлак булган.
Шулай ук комиссия утырышында юл-транспорт һәлакәтенең артуы теркәлүен билгеләп үттеләр. Әйтик, 2025 елның беренче кварталында ике һәлакәт булган, анда бер кешенең гомере өзелгән. Ә 2026 елның беренче кварталында өч авария булган, аларда, бәхеткә, корбаннар булмаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез