Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге юлларны кышкы чорда карап тоту өчен 1109 данә техника исәптә, бозлавыкка каршы материалларның 90 процентын әзерләп куйганнар.
"Татарстан төбәк юллары кышкы чорга әзер", - диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Кәрим Нурмөхәммәтов.
Аның әйтүенчә, юл читендәге канауларны чистартып торалар, суүткәрү торбалары томаланган, күпер корылмаларында кышка әзерлеккә бәйле эш беткән.
"Юл оешмаларындагы 55 ком базасында бозлавыкка каршы материалларның 90 проценты әзерләп куелган. Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге юлларны кышкы чорда карап тоту өчен 1109 данә техника исәптә", - диде Кәрим Нурмөхәммәтов.
Юллардагы вазгыятьне 83 автоматлаштырылган метеостанция ярдәмендә күзәтеп торалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез