Татарстан төбәкчеләре Халыкара “ЭкоМир-2024” бәйгесендә призлы урынга лаек булдылар

Татарстан галимнәре, педагоглары “ЭкоМир-24” бәйгесендә даими катнашып киләләр. Россия табигый фәннәр академиясе үткәргән бу бәйгегә йомгак Мәскәүдә ясалды. Җиңүчеләр арасында Казан шәһәрендәге Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп тә бар. Аларга бәйгедә актив катнашкан өчен диплом тапшырдылар.

Профессор Альберт Борһановның проектлары икенче урынны алды. Аерым алганда, монда сүз Казансу елгасы бассейнындагы үзенчәлекле объектлар һәм Биектау районындагы тарихи-мәдәни мирас булып саналган Иске-Казан комплексы турында бара. Алар икесе дә Татарстанда экологик вазгыятьне яхшыртуны күздә тота. Проектлар “Экологик-патриотик эшчәнлек, табигый-тарихи мирасны торгызу, туристик сәяхәт программаларын һәм проектларын төзү” номинациясендә җиңү яулады.

Атор истәлекле көмеш медаль белән бүләкләнде.
Бүләкләрне академиянең вице-президенты, профессор И.Утәмышев 80 нче мәктәптә, Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган укулар барышында тапшырды. Альберт Борһанов әлеге конференция йомгаклары буенча шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре