Татарстанда, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә торак бәяләре башка төбәкләрдәгегә караганда алданрак үсә башлаячак. Россия Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, июнь аенда Россиянең “миллионер” шәһәрләрендә икенчел торак базарында фатирлар бәясе май аендагыга караганда 1,2 процентка арзанайган. Белгечләр мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта 1 квадрат метр хакы 179, 990 сум тәшкил итә.
“Мәскәүдә, Санкт-Петербург һәм Татарстанда күчемсез милек базары беркайчан да диярлек “тик тормый”. Әлеге төбәкләрдә халыкның акчалы булуына, хезмәт хаклары артуга бәйле бу. Хезмәт хакында сизелерлек үзгәрешләр булып торган төбәкләрдә күчемсез милек базары “тик тормый”. Базар “җанланганнан” соң нәкъ менә уртача хезмәт хакы әйбәт үк үскән төбәкләрдә бәяләр беренче чиратта күтәрелә башлаячак”, – дигән ул.
Белгеч билгеләп үткәнчә, Үзәк банк төп ставканы киметүне дәвам иткән очракта, Россиядә август-сентябрь айларында торак бәясе үсә башларга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез