Газетага язылу

Татарстан торак төзелеше буенча алдынгылар рәтендә

959 миллиард сумлык эш, 3,3 миллион квадрат метр һәм Көекне су белән тәэмин итү. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узып баручы елга йомгак ясадылар.

Татарстан торак төзелеше буенча алдынгылар рәтендә
Илдар Мөхәммәтҗанов

Республикада тулаей төбәк продуктының 7,3 проценты төзелеш тармагына туры килә. Бу хакта журналистлар белән очрашу барышында Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.

– Башкарылган эш 959 миллиард сум күләмендә фаразлана. Әлеге сан тагын да зуррак булачак дип уйлыйм. Без бер триллион сумлык чикне узарбыз, мөгаен, – диде ул.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, төзелеш тармагында 86,6 мең кеше эшли. Былтыр исә 86 мең кеше булган. Хезмәт хаклары 25,2 процентка үскән. Былтыр төзүчеләр уртача 68,3 мең сум хезмәт хакы алса, быел – 78,2 мең сум.

Ел башыннан бирле Татарстанда 3,3 миллион квадрат метр торак  сафка баскан. Шул исәптән 2,4 миллион квадрат метры – шәхси торак, 796 мең квадрат метры – күпфатирлы йортлар, 162 мең квадрат метры – социаль ипотека.

– Гыйнвар–октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан – кулланышка тапшырылган торак күләме буенча ил күләмендә бишенче урында. Бездән алда – Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсе, – диде министр. – Идел буе федераль округында исә без ышанычлы рәвештә алдынгы урында торабыз һәм беренчелекне бирмәячәкбез дә. Ел азагына кадәр республикада 3,5 миллион  квадрат метрдан күбрәк торак төзеләчәк дип көтелә.

2025 елда Татарстанда 12,67 миллиард сумлык (4,15 миллиард сумы – федераль бюджеттан, калганы – республика казнасыннан) инженер инфраструктураны яңарту программалары тормышка ашырылган. «Мөһим объектларны алсак, Казан читендәге Көек бистәсен су белән тәэмин итү челтәрен төзеп бетердек. Бу бик зур проблема иде. Бистәгә кадәр якынча ике чакрым озынлыктагы суүткәргеч торбалар суздык, – диде Марат Айзатуллин. – Шулай ук Сарман районындагы Җәлил бистәсендә дүрт котельный төзеп бетердек, Нурлатны су белән тәэмин итү челтәрен төзекләндердек.

Республика төзүчеләре быел 3864 объектны  кулланышка тапшырырга ниятли. Биредә 147,92 миллиард сумлык эш башкарылачак. 2025 елда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 48 республика  программасын тормышка ашырса, 2026 елда аларга тагын икәү өстәләчәк.

– Без 5,2 мең урынга исәпләнгән биш мәктәп, ике укыту корпусы, 1,5 меңнән күбрәк урынга исәпләнгән җиде балалар бакчасы төзедек. Капиталь төзекләндерү буенча да шакый эш башкарылды. Иң күбе – белем бирү объектларында, аларның саны – 265, – диде Марат Айзатуллин. – Торак фондны капиталь төзекләндерүгә килгәндә, программа 11,27 миллиард сум күләмендә финансланды. Капиталь ремонт программасында республиканың 42 районындагы 911 күпфатирлы йорт катнашты.

Бу хакта сөйләгәндә, министр лифтларны яңарту турында да әйтте. «Узган елларда ел саен якынча 300 лифт яңартсак, быел әлеге сан 675 не тәшкил итте. Моңа Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән өстәмә чаралар хисабына ирештек», – диде ул.

2020–2024 елларда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысасында 44 миллиард сумга 5174 ишегалды тәртипкә китерелгән. Быел бу  исемлеккә тагын 677 ишегалды (эш бәясе – 10 миллиард сум) өстәләчәк. 2026 елга план – 561 ишегалды (10 миллиард сум).

2025 елда Татарстанда төзелгән иң мөһим социаль объектлар  арасында Яшел Үзәндәге 120 урынга исәпләнгән инвалидлар өчен интернат-йортны, Казанда үз ишекләрен ачкан Фехтование үзәген атады министр.

– Киләсе елда башкаланың Идел буе районында Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе, шәһәрнең Мәскәү районында «Тасма» олимпия резервы мәктәбе базасындагы Уктан ату үзәге кебек объектлар сафка басачак. Бәлки, ел дәвамында тагын яңа объектлар өстәлер, – диде Марат Айзатуллин.

Очрашу азагында массакүләм мәгълүмат чараларында төзелеш, архитектура һәм ТКХ өлкәсенә караган темаларны иң яхшы  яктыртуга багышланган бәйгегә йомгак та ясадылар. Җиңүчеләр арасында «ВТ» хәбәрчесе дә бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре