Татарстан торакны арендага алу мөмкинлеге буенча 10 төбәк арасына кергән

Татарстан торакны арендага алу мөмкинлеге буенча төбәкләр арасындагы рейтингта 8нче урынга чыккан.

“РИА Новости” исемлекне төзегәндә, ике балалы гаиләнең керемен, төгәлрәк әйтсәк, керемнең аренда торагы өчен түләүгә киткән өлешен исәпкә алган. Татарстан өчен гаилә кереме күләме – 82 мең сум. Моннан чыгып фикер йөртсәк, 2024 елда республикада яшәүче гаиләләрнең 61,2 проценты ике бүлмәле фатирны арендага алып тору мөмкинлегенә ия.
Рейтингның беренче өчлегенә Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, шулай ук Магадан өлкәсе кергән. Бу шәһәрләрдә ике балалы гаиләләрнең 71,2%, 68,9% һәм 65 проценты ике бүлмәле фатирга аренда бәясен түли ала. Моның өчен гаилә кереме 164,1 мең, 129,7 мең сум һәм 175 мең сум тәшкил итәргә тиеш.

Унлыкка кергән төбәкләр арасында Белгород өлкәсендә (бишенче урынга чыккан) аренда торагында яшәү барыннан да арзанрак килеп чыккан. Биредә ике балалы гаиләләрнең 64,1 проценты ике бүлмәле аренда торагында яши ала. Моның өчен гаилә керемнең 76.6 мең сум булуы җитә.

Соңгы өч юлга Дагыстан, Чечня һәм Кабарты Балкар урнашкан. Күрсәткечләре – 19,1%, 16,6% һәм 16,2%. Бу төбәкләрдә кирәкле гаилә кеременең 98,8 мең, 98,6 мең һәм 105,5 мең сум булуы кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре