Газетага язылу

Татарстан укучыларының цифрлы өлкәдәге белем дәрәҗәсе Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак

Алар биремнәрне 63,2 процентка үтәгән.

Татарстан мәктәпләре укучыларының цифрлы белем дәрәҗәсе – Россиядәге уртача күрсәткечкән зуррак. Алар тикшеренү барышындагы биремнәрне 63,2 процентка үтәгән, дип яза “КП-Казань”.

Балалар ышанычлы парольләр булдыру (91%) һәм мәгълүматның ышанычлылыгын тикшерү (63%) буенча биремнәрне бик уңышлы үтәгән. Шулай ук  алар теоретик информатика (54,6%) һәм  алгоритмнар (53,7%) буенча әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән.

Әмма тикшеренүдән күренгәнчә, кибериминлек өлкәсендә җитди кимчелекләр бар. Мәктәп укучыларының нибары 14,6 проценты гына мошенниклар сайтлары билгеләрен дөрес итеп күрсәтә алган. Бу хәл өстәмә игътибар таләп итә, ди белгечләр. Аеруча төбәктә кибериминлек өлкәсенә инвестицияләр кимегән бер мәлдә (быел аның күләме 2,7 миллиард сум тәшкил иткән).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре