Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы янгынга каршы юллар төзүне тәмамлаган

Быел Татарстанда барлыгы 30,7 чакрым озынлыкта янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Янгынга каршы билгеләнештәге юллар төрле гадәттән тыш хәлләр килеп туганда файдалану өчен төзелә. Алар махсус техника һәм мобиль төркемнәрнең аеруча ерак районнарда, хәтәр җирләргә керүен тәэмин итә”, – дип билгеләп үткән урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Шулай ук, аның сүзләренә караганда, республикада 115,3 чакрым озынлыкта урман юллары яңартылган. План 27 процентка үтәлгән.

“Исләйтар”, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре әлеге эшнең ике төрен дә төгәлләде инде”, – дип билгеләп үткән Зарипов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Экологик иминлек” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты һәм “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты эшләп килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре