Гидрометеоүзәк Татарстан урманнарына янгын куркынычы зур булу сәбәпле кисәтү игълан итте.
“Татарстан Республикасы территориясендә 16-21 июль аралыгында урманнарда югары дәрәҗәдә янгын куркынычы (4 класслы) көтелә”, – диелгән хәбәрдә.
Бу чорда ылыслы яшь агачлыкта, киселгән-ауган агачлар тирәсендә, торфлы сазлыкларда, корыган үләнле урыннарда һәм агач ябалдашлары астында учак ягу, ачык утта ризык әзерләү катгый төстә тыела.
Шулай ук утлы шырпы, тәмәке төпчеген ташлау, тәмәке төрепкәсенең кайнар көлен кою, майлы яки янучан матдә сеңгән материаллар калдыру тыела.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез