Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеге буенча проектта катнашачак

Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча эксперимент Россиянең сигез төбәгендә дәвам итәчәк. Анда Татарстан да катнашачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанның һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча федераль экспериментка кушылуы һәм укырга керүнең гадиләштерелгән процедурасын кертүе бюджет урыннары санын арттыруга ярдәм итәчәк һәм укучыларның үз һөнәри юлларын аңлы рәвештә сайлаулары өчен шартлар тудырачак», – дип бәяләде мондый карарны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың 55 һөнәри белем бирү оешмасы әлеге проектта катнаша.

«Безнең игътибар үзәгендә - IT, машина төзелеше, нефть химиясе, туризм өлкәләрендә һәм республика өчен стратегик мөһим булган башка тармакларда белгечләр әзерләү. Безнең максат – төбәк икътисадының реаль таләпләренә җавап бирә торган гамәли юнәлешле белем бирүне тәэмин итү. Бу яңалыклар безгә кадрлар әзерләүне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарырга, республиканың конкурентлык сәләтен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Агымдагы елның апрелендә урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча эксперимент турында закон кабул ителде. Аерым алганда, көллиятләргә һәм техникумнарга керү процедурасы гадиләштерелә. Тугызынчы сыйныф укучыларына дүрт имтихан урынына ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика буенча гына Төп дәүләт имтиханын тапшыру җитә. Эксперимент Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә үткәрелә.

Мәгариф министрлыгы Россия Хөкүмәтенә эксперимент үткәрүне 2029 елга кадәр озайтырга тәкъдим ителә торган федераль закон проектын кертте, аңа Татарстанны, Мәскәү, Ростов, Тверь һәм Төмән өлкәләрен дә кушып. Хәзер закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды.

«Сынау эксперименты үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте: ул өч төбәктә уңышлы старт алды, анда без абитуриентлар ягыннан кызыксынуның артуын күрдек. Алынган уңай нәтиҗәләр безгә бу практиканы ышанычлы рәвештә киңәйтергә мөмкинлек бирә - беренче өч төбәккә тагын бишәү өстәләчәк. Бу киләчәктә урта һөнәри белем бирүнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга көчле этәргеч бирәчәк, яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм икътисадны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәчәк», – дип белдерде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре