Тарихи тавыш, «акыллы» камералар һәм Брайль шрифты. «Минем тавыш» республика онлайн форумында Татарстанда Бердәм сайлау көненә әзерлек турында сөйләштеләр.
Елның төп сәяси вакыйгасына кадәр биш көн калды.
– Республиканың сайлау системасы югары әзерлек дәрәҗәсендә, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Барлыгы 2752 сайлау участогы булдырылды, Мәскәүдә экстерриториаль участок эшләячәк. Шулай ук, «Мобиль сайлаучы», «Сайлау участогында волонтерлар» онлайн хезмәтләре гамәлдә.
Сайлау көнне тавыш бирүнең гаделлеген ким дигәндә 2,7 мең күзәтүче (тәгаен исемлек раслангач, аларның саны күбрәк тә булырга мөмкин) тәэмин итәчәк. Бу хакта Бөтенроссия халык фронты рәистәше, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясенең төбәк координаторы һәм эксперты, Стратегик инициативалар агентлыгы эксперты Антон Лукаш әйтте.
– Хәзерге кебек дипфейклар (ясалма акыл, нейрочелтәрләр ярдәмендә ясалган ялган фото, аудио һәм видеолар. – Ред.) күп булган цифрлы мәгълүмати җәмгыятьтә күзәтүчеләр сайлауда мөһим урын алып тора, – диде ул. – Беренчедән, алар – шаһитлар. Икенчедән, тавыш бирү барышын контрольдә тоталар. Өченчедән, күзәтүчеләрнең хокукый статуслары бар. Ягъни суд карарыннан башка аларны сайлау участогыннан беркем дә куып чыгара алмый.
Бу уңайдан белгеч республикада узган күзәтүчеләрне укыту курслары турында да искә алды. «Татарстанда күзәтүчеләр корпусын әзерләү юнәлешендә зур эш башкарыла. Укуларның эзлекле һәм аның сайлау участогында эшләү күнекмәләренә басым ясап оештырылуы да мөһим», – диде ул.
Антон Лукаш әйтүенчә, күзәтүчеләрне җентекләп әзерләү төрле фейкларга каршы тору өчен кирәк. «Экспертлар фикеренчә, киләсе елда Россия Дәүләт Думасына узачак сайлауда зарарлы технологияләр тагын да ныграк үсәчәк һәм дошман моны безгә каршы кулланырга тырышачак. Күзәтүчеләр исә ялган мәгълүмат таратучыларның эшенә комачау итә», – диде белгеч.
Татарстан Иҗтимагый палатасының Хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль буенча комиссиясе рәисе, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Кокохо билгеләп үткәнчә, күзәтүчеләр тавыш бирү көнендә иртәдән алып кичкә кадәр Иҗтимагый күзәтүчеләр үзәге белән элемтәдә торачак.
Сүз уңаеннан, республикада күзәтүче булырга теләүчеләр дә күп булган икән. Бу хакта Андрей Кондратьев әйтте. «Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә моңа бәйле мөрәҗәгатьләр көн саен диярлек килде», – дип сөйләде ул. Гаризаларны 7 сентябрьгә кадәр кабул иткәннәр.
Республикадагы сайлау участоклары техник яктан да тулысынча әзер. «Ростелеком»ның Татарстандагы бүлеге директоры Павел Гонцов белдергәнчә, Бердәм сайлау көнендә сайлау участокларында эшләячәк күзәтү камералары «акыллы» да әле.
– Һәр камера көн дәвамында яздырган мәгълүматны саклау өчен флешка һәм ут бетә калса, электр энергиясе белән тәэмин итә торган өстәмә блок белән җиһазландырылачак, – диде ул.
Заманасына күрә чире дигәндәй, хәзерге кебек вакыт-вакыт интернет начар эшләгән шартларда, һәр сайлау участогын чыбыклы телефон белән дә тәэмин итәргә туры килгән.
Мөмкинлеге чикле сайлаучылар турында да онытмыйлар. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, республикада шундый 274 мең сайлаучы бар.
– Мөмкинлеге чикле сайлаучыларның тавыш бирүен тәэмин итү өчен бик зур эш башкарылды, – диде ул. – Шул исәптән бинаның югары катларында урнашкан сайлау участокларын беренче катка күчердек, инвалид коляскаларында йөрүче сайлаучылар өчен махсус кабиналар булдырдык, белгечләр әзерләдек. Һәр сайлау участогында Брайль шрифты ярдәмендә әзерләнгән трафаретлар да булачак. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлау участокларының 96 проценты бинаның беренче катында урнашкан.
Быелгы сайлауда катнашуның үзенчәлеге турында да әйттеләр.
– Республикада тәүге тапкыр Татарстан Рәисен сайлаячаклар. Быелгы сайлау кампаниясендә муниципаль сайлаулар да зур әһәмияткә ия. Ул күпчелек шәһәр һәм авыл халкы өчен кызыклы булачак дип уйлыйм. Чөнки хакимиятнең кеше турыдан-туры мөрәҗәгать итә торган дәрәҗәсе сайлана. Тагын да мөһимрәге – тавыш бирүче аны үзе сайлый, – диде «Дарвин теориясе» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов.
Исегезгә төшерәбез: 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Рәисен сайлау, 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауда кандидат итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез