Газетага язылу

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Рәисе сайлауларына тагын ике кандидат теркәде

ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ЛДПР партиясе тәкъдим иткән Руслан Йосыповны һәм КПРФ партиясе тәкъдим иткән Хафиз Миргалимовны Татарстан Рәисе сайлауларында кандидатлар сыйфатында теркәү турында карар кабул ителде. Тиешле карар бүген республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Имзалар саны җитәрлек, хәтта артык та, шуңа күрә бу карарны хупларга тәкъдим итәм», - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Комиссия әгъзалары бу тәкъдимне бертавыштан хуплады.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлаулар, 7,5 мең муниципаль депутат сайлау һәм бер мандатлы №18 Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Искәртеп үтик, элегрәк ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе сайлауларында кандидатлар итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия») һәм Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») теркәгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре