Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Сайлаучылар көне кысаларында күчмә чаралар сериясе 22 июльдә республиканың Тәтеш районында башланды. Бу сәфәрләр Бердәм тавыш бирү көненә әзерлекне тикшерү генә түгел, ә сайлауларны оештыручылар һәм территорияләр арасында җанлы аралашу өчен мәйданчык булуга да юнәлдерелгән.
2025 елда Сайлаучы көне беренче булып Тәтеш районында уздырдылар. Якын арада бу чараларны Лаеш һәм Питрәч районнарында уздыру планлаштырыла.
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җитәкчелегендә эшче төркем №2593 сайлау участогын карады. үтемлелек шартларына аеруча игътибар бирелде: азмобильле гражданнар өчен пандуслар, махсус кабинкалар тикшерелде.
«Сайлаучы көне безнең яхшы практикага әйләнде. Ул безгә теге яки бу районның, торак пунктның тавыш бирүгә әзерлеген, безнең участок комиссияләренең ни дәрәҗәдә ышанычлы эшләвен, логистиканың, үтемлелекнең һәм мәгълүмат таратуның ничек оештырылганын кәгазьләр буенча гына түгел, ә урында күрергә мөмкинлек бирә. Без бу сәфәрләрне республикада иң әһәмиятле сайлаулар – Татарстан Рәисе сайлаулар алдыннан уздырабыз», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Моннан тыш, Тәтештә дүрт район – Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнары участок комиссияләре рәисләре һәм сәркатибләре өчен районара семинар да булды. Очрашуда тавыш бирүләрне оештыручыларның һөнәри әзерлеге, эшнең процедура аспектлары һәм тавыш бирү көннәрендә үзара хезмәттәшлек алгоритмнары турында сөйләштеләр.
Моннан тыш, Тәтеш районында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 98нче күчмә утырышы да узды. Анда, аерым алганда, «ИнформУИК» проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар – Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә участок сайлау комиссияләре әгъзалары популяр җәмәгать киңлекләренә чыгып, тавыш бирүдән катнашуның формалары турында шәхсән сөйләячәк. «ИнформУИК» 1 августта башлана һәм Бердәм тавыш бирү көненә кадәр 1,5 ай дәвам итә.
Искәртеп үтик, Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, республика Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Сайлау участоклары 07:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
ТР Рәисе вазифасына тәкъдим итү турындагы документларны республика Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») тапшырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез