Татарстан вице-премьеры Равил Әхмәтшин Александр Невский ордены белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы вице-премьеры һәм төбәкнең РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны Александр Невский ордены белән бүләкләү турында указ имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Указ нигезендә, югары дәүләт бүләге Әхмәтшинга күпьеллык намуслы хезмәте һәм эшендәге зур казанышлары өчен тапшырыла.

Равил Әхмәтшинга быел 65 яшь тулды. Ул инде ун елдан артык федераль дәрәҗәдә Татарстан мәнфәгатьләрен яклый – 2010 елдан бирле тулы вәкаләтле вәкил вазифасын башкара. 2013 елда ул шулай ук республиканың премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде.

Дәүләт хакимияте органнарында эшли башлаганчы, Әхмәтшин 33 ел Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт итә, Казанда һәм Мәскәүдә җитәкче вазифаларын башкара. Ул милиция генерал-майоры исеменә ия.

Дәүләт хезмәте елларында Әхмәтшин берничә бүләккә, шул исәптән Почет орденына, Татарстан Президенты һәм Мәскәү мэрының рәхмәт хатларына, РФ Саклану министрлыгы медаленә, «Махсус хәрби операция катнашучысына» медаленә, шулай ук «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» билгесенә лаек булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре