Татарстан вузлары «Росмолодежь.Гранты» бәйгесендә 37 миллион сум чамасы откан

Татарстанның югары уку йортлары “Росмолодежь.Гранты” югары белем бирү оешмалары арасында узган Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә яшьләр сәясәтен үстерү программаларын гамәлгә ашыруга 36 986 941 сум акча откан. Бу хакта Яшьләр эшләре министрлыгынң матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Росмолодежь”ның грантлар бәйгесе “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасының бер өлеше булып тора. Ул “Яшьләр һәм балалар” илкүләм (милли) проекты максатлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстан узган ел йомгаклары буенча “Росмолодежь.Гранты” бәйгеләре кысасында җәлеп ителгән акча күләме ягыннан төбәкләр бишлегенә кергән.
Шулай итеп, бәйгедә КНИТУ-КХТИ һәм КГЭУ яшьләр сәясәтен үстерү программалары кысасында 19 проектны гамәлгә ашыруга барлыгы 36,9 миллион сум откан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаЯшьләр һәмбалаларилкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре