Җинаятьчеләр йорт чатларына кереп, үзләрен анда яшәүчеләр итеп күрсәтә һәм анда әйберләр сату турында белдерүләр урнаштыра. Шул рәвешле алар әлеге йортта яшәүчеләрне ышандырып мәкерле эшләрен башкара.
Ведомство мәгълүматларынча, мошенниклар кешеләрне алдан түләргә яки товар өчен залог күчерергә күндерә, заказны рәсмиләштерү күренешен тудыра.
Әмма акча алганнан соң «сатучылар» элемтәгә чыгудан туктый. Полиция гражданнарны уяу булырга һәм хәтта алар сезнең подъезд буенча күршеләрегез булып күренсә дә таныш булмаган кешеләргә акча күчермәскә чакыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез