Татарстан Халыклар дуслыгы йортына яңа җитәкче билгеләнде

«Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» директоры итеп ТР халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров билгеләнде. Тиешле боерык имзаланган, бүгеннән Кадыйров үз вазифасына керешә, дип яза  «Татар-информ».

Исегезгә төшерәбез, август башында Татарстан Халыклар дуслыгы йортының элеккеге директоры Ирек Шәриповның үз вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул яңа эшкә күчү сәбәпле,  әлеге вазифасыннан китүен әйткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре