БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстан Хөкүмәте «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына дроннар тапшырды
«Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләренә Татарстан Хөкүмәте исеменнән хәрби һәм разведка дроннарын тапшырдылар.
«Егетләргә сәлам, нык булыгыз. Бу җиһазлар белән дошманны җиңегез! Әмма иң мөһиме үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!», – дип теләк теләделәр «Аист» квадрокоптеры һәм «Грач» очу җиһазын тапшырганда.
Дроннардан тыш, Татарстан Хөкүмәте хәрбиләргә аккумуляторлар, зарядка җыю җиһазы, очыш белән идарә итү мониторы һәм FPV шлем тапшырды.
Фикер өстәү
Фикерегез