Бүген, 8 февральдә, Татарстанда -21 градуска кадәр суытачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада урыны белән томан төшәргә мөмкин.
Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 2-7 метр тәшкил итәчәк, ди синоптиклар.
Термометр баганасы аязган вакытта -21 градус күрсәтәчәк.
Юлларда - бозлавык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез