2025 елның 1 маена алынган мәгълүматларга караганда, республикада салым буенча бурыч күләме 13,7 миллиард сум тәшкил итә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 2,8 миллиард сумга, ягъни 26 процентка арткан. Бу хакта Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашында узган, республика тупланма бюджетына салым буенча бурычларны киметүгә багышланган киңәшмәдә әйтте.
“Узган ел белән чагыштырганда, үсеш республиканың 37 районында һәм 2 шәһәр округында күзәтелә. Югары Ослан, Түбән Кама районнарында, Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә күрсәткечләр аеруча да үскән”, – диде министр урынбасары.
Бурыч күләме арткан салым төрләре арасында – табышка салым (арту – 1 184,3 миллион сумга, ягъни 30 процентка), физик затларның кеременә салым (457,7 миллион сумга, ягъни, 15 процентка), оешмалардан транспорт салымы (104,9 миллион сумга, ягъни 60 процентка) бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез