Татарстанда 1 сентябрьдә югалган яшүсмерне һаман эзлиләр

Казанда 1 сентябрьдә югалган 17 яшьлек яшүсмерне эзлиләр.

Аның кайда булуы турында шушы вакытка кадәр бернинди мәгълүмат та юк. Бу хакта «Лиза Алерт» эзләү отряды битләрендә хәбәр ителән.

Яшүсмернең буе 180 см, ябык, чәче дә, күзләре дә коңгырт төстә. Өстенә куе зәңгәр төстәге кофта, көрән футболка, кара спорт чалбары һәм кроссовкалар кигән булган.

Әгәр эзләүгә ярдәм итәрлек мәгълүматыгыз булса, 8-800-700-54-52 номерына шалтыратуыгыз сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре