Татарстанда 2025 елның 10 аенда 339 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, җитештерү индексы узган елга карата 107,1% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде. Ул тармакны үстерү буенча эш һәм ел йомгаклары буенча көтелә торган нәтиҗәләр турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республикада ел йомгаклары буенча план 101,8% булганда чагыштырмача үсеш 107% булыр дип фаразлана. Бәяләр ягыннан авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып китәчәк (чагыштыру өчен 2024 елда - 350,4 млрд сум).
Тулаем алганда, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, продукциянең гомуми күләме 775 млрд сум дип бәяләнә (2024 елда - 698 млрд сум).
Сизелерлек динамика, беренче чиратта, игенчелек хисабына тәэмин ителгән. Майлы культуралар буенча планка беренче тапкыр 1 млн тоннадан артып киткән. Җиләк-җимеш культуралары буенча тулаем җыем 134 мең тонна тәшкил итә, узган елга караганда ике тапкыр артыграк.
Соңгы елларда интенсив бакчаларга нигез салу проекты эшли. 1700 гектар җир әзерләнгән инде, киләсе елга тагын 60 гектар өстәү планлаштырыла.
Терлекчелектә үсеш 1,5% булыр дип фаразлана, тармак продукциясе күләме 210 млрд сумнан артып китәчәк. Сөтчелек тармагы да зур өлеш кертә. Тулаем савым 2 млн 358 мең тонна, яисә узган елга карата 70 мең тонна өстәмә булыр дип көтелә.
Ит җитештерү – 520 мең тонна, үсеш – 2%, йомырка - плюс 3%.
Ел йомгаклары буенча керем 256 млрд сум чамасы булыр дип фаразлана, узган ел белән чагыштырганда 12%ка үсеш. Җитештерүне һәм сату күләмен арттыру акчалата керемнең үсешен тәэмин иткән.
Дәүләт ярдәмен исәпкә алып, җитештерүнең рентабельлеге 10,5% дәрәҗәсендә көтелә, аннан башка - 6%тан аз гына артыграк.
Табышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлешен 90% дәрәҗәсендә тотрыклыландыруга ирешелгән, бу үз чыгымнарын җитди рациональләштерү турында сөйли.
5 ел эчендә республиканың агросәнәгать комплексына 193 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән, шул исәптән быел 46 млрд сумга якын инвестиция кертеләчәк, бу продукциянең үзкыйммәтендә чагыла.
Хәзерге шартларда чыгымнарны сакчыл тотуга күбрәк игътибар бирергә кирәк, диде Марат Җәббаров.
Нәтиҗәлелекне күтәрү хезмәткәрләрнең хезмәтен мотивацияләүдән башка мөмкин түгел. 2025 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт хакы аена уртача 70 мең сумга җиткән, узган елга караганда 23%ка арткан.
Узган 5 елда авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы буенча динамикабыз яхшы, ул шул чорда 2 тапкырдан артыкка үсте, әмма хәзерге темплар барыбер җитәрлек түгел, дип билгеләп үтте министр.
Нотыгы азагында Марат Җаббаров ассызыклаганча, быелгы күрсәткечләр - күп очракта төрле республика һәм федераль программалар аша агросәнәгать комплексына җитди ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе дә. Агымдагы елда дәүләт ярдәме 16,7 млрд сум тәшкил итәчәк.
Бюджет ярдәме белән җитештерүгә кертелгән сумның нәтиҗәлелеге арта, диде Марат Җәббаров һәм барлык авыл халкы исеменнән Татарстан Рәисенә тармакны һәм тулаем авыл территорияләрен үстерүгә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез