Татарстанда 10 мең гектардан артык мәйдандагы урманга ефәк күбәләге зыян салган

Быел Татарстанда 10 мең гектардан артык мәйдандагы урманнар ефәк күбәләге һөҗүменнән зыян күргән. Корткыч бөҗәкләр шул исәптән Түбән Кама районында да ачыкланган, дип хәбәр итә «НТР 24» телеканалына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. 

«Эссе һава торышы аркасында Түбән Кама районы территориясендә әлегә чыганаклар зур түгел. Әмма Зәй һәм Әлмәт районнары территориясендә чыганаклар зур, 10 мең гектардан артык мәйданда урманнар зыян күргән. Түбән Кама районында – 200-300 гектарда», - дип ачыклык кертте Түбән Кама урманчылыгы җитәкче-урманчысы Радмир Галимов.

Бөҗәкләр Түбән Камадан ерак түгел «Бигеш» аэропорты янындагы имәннәрдән торган урман полосасында ачыкланган. Корткычларга каршы көрәш чаралары кабул ителгән инде.

«Ефәк күбәләге агачларның барлык яфракларына да зыян китерә. Быел башта имәннәрне кырау сукты, алар тернәкләнеп килгәндә ефәк күбәләге һөҗүм итте. Ул, колорадо коңгызы кебек, барлык яфракларны да ашый», - дип кисәтте белгеч.

Бөҗәкләр бакчада үсүче агачларга да куркыныч тудыра. Шуңа күрә урманчылар бакчачыларга табылган чыганаклар турында хәбәр итәргә куша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре