Татарстанда 11 яшьлек кыз бертуган абыйсын үтергән, әбисенә пычак белән һөҗүм иткән

Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсын үтергән һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта KazanFirst үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига узган  шимбәдә, 2 нче августта,  булган. Кыз аш бүлмәсеннән пычак алып, башта  үзенең абыйсына, ә аннары әбисенә һөҗүм итә. Малай шунда  ук үлә.

Беренчел мәгълүмат буенча, кыз абыйсы аңа кисәтү ясаганга һөҗүм иткән. 11 яшьлек кыз телефонда уйнаган, ә абыйсы аңа йокларга ятарга кушкан булган. Ачулы кыз  пычакны алып, абыйсына берничә тапкыр кадый, аннары әбисенә һөҗүм итә. Ашыгыч ярдәм һәм полицияне гаиләдәге өлкән туган — 19 яшьлек кыз чакырткан. Аны сеңелесе буып үтермәкче булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре