Минзәләдә 11 яшьлек кыз абыйсын үтергән һәм әбисенә пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта KazanFirst үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.
Фаҗига узган шимбәдә, 2 нче августта, булган. Кыз аш бүлмәсеннән пычак алып, башта үзенең абыйсына, ә аннары әбисенә һөҗүм итә. Малай шунда ук үлә.
Беренчел мәгълүмат буенча, кыз абыйсы аңа кисәтү ясаганга һөҗүм иткән. 11 яшьлек кыз телефонда уйнаган, ә абыйсы аңа йокларга ятарга кушкан булган. Ачулы кыз пычакны алып, абыйсына берничә тапкыр кадый, аннары әбисенә һөҗүм итә. Ашыгыч ярдәм һәм полицияне гаиләдәге өлкән туган — 19 яшьлек кыз чакырткан. Аны сеңелесе буып үтермәкче булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез