Татарстанда 11 июльгә шторм турында кисәтү игълан ителде

Татарстан Гидрометеоүзәге һава шартларының бозылуы турында кисәтү игълан итте. Ул 11 июльдә 14.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

Көннең икенче яртысында һәм кичен кайбер районнарда көчле яңгырлар, яшен, боз яву, секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метр тизлектә көчле җил көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре