2025 елның гыйнвар-март айларында Татарстанда 1,2 меңнән артык кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик чыгыш ясады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
"2025 елның беренче өч аенда 1 249 гражданга, шул исәптән 532 хәрби хезмәткәргә һәм аларның туганнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде",- диде Илья Гомзик.
Тулаем алганда, министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә уңай вазгыять күзәтелә. "Мәсәлән, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 2 548 гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән, 2024 елда – 4 164, үсеш - 63 процент», - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез