Узган елда Татарстанда IT-проектлар буенча 129 студент грант отып, миллионерга әйләнгән. Бу хакта Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдергән.
“Университетта технологик эшмәкәрлек кысасында үзләренең IT-проекты өчен 1 миллион сум күләмендә грант откан студентлар бу”, – дигән министр “Kazan Digital Week - 2023” халыкара форумына багышланган матбугат конференциясендә.
Хәйруллин әйтүенчә, Татарстан студентларның IT-проектлары саны буенча Мәскәү белән бертигез дәрәҗәдә бара. Иң яхшы проектлар белән сентябрь аенда Kazan Digital Week форумында таныштырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез